Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 29.

Шрифт
Фон

Укучыларга мәгълүм булсын ки: чын балыкчы гел бер ияләшкән урынга йөри ул. Һәм без дә былтыргы урыныбызга, әлеге күпер төбенә җитеп, әйбәт кенә урнаштык.

Көн гаҗәп иде. Таллыклар очына тынлык кунган, су өсте шар тәгәрәтерлек тип-тигез, ник бер шылт иткән тавыш, ник бер хәрәкәт булсын! Тик ара-тирә кармак очына дүрт канатлы энә карагы килеп куна яки су уртасында берәр балык сыртын елтыратып чумып куя.

Менә шул җылы, рәхәт чынлыкта инде без, балыкчы, «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә, «шалт!» култык астына сугып, сихерләнгән кешедәй, калкавычлардан күзне алмыйча утырабыз. Гаҗәеп хозур! Йөзләп озынборынның җанын җәһәннәмгә җибәргән арада, берәр чабак та эләгеп куя. Ялтыратып ярга чөям үзен. Аннан тагын «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә

Шул көнне кичкә таба райүзәк ягыннан килүче брезент түбәле, киң көпчәкле батыр ГАЗ-7 машинасы күпергә җиткәндә генә шып туктады. Машинадан таза гына бер кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Килеп җитәр-җитмәс, бу миңа елмаеп дәште:

 Нихәл, балыкчы! Каптырабызмы?

Кем дип торам, бу әлеге «Райпищекомбинат» директоры икән ләбаса!

 Ә-ә, иптәш директор! Саумысыз!

Ул минем белән кул биреп күреште дә кара чиләк янына чүгәләде.

 Әллә-лә-лә! Чабакларны шактый тарттыргансың икән. Кызылканат та, алабуга да бар, имеш. Ә чуртан юкмы, чуртан?

 Чуртан суда әле.

 Нишләп тизрәк капмый инде, юньсез! Нәрсә көтә?

 Чуртан хәзер сездән артмый торгандыр.

Директор, кинаяне төшенмичә, миңа карады. Мин былтыргы сөйләшүне аның исенә төшерергә ашыктым:

 Сез зур ау белән елганың бөтен балыгын сөзәргә җыенып йөри идегез бит.

 Ә-ә! диде бу, сузып. Аны әйтәсез! Булмады шул, җыенып йөрүдән эш узмады. Сезнең бәхет.

 Нишләп алай?

 Минем план иде ул, ә үзем киткәч, план да һавада эленеп калды.

 Сез хәзер «Райпищекомбинат» директоры түгелмени?

 Юк, мин хәзер «Заготживсырьё» башында! диде ул, юри эреләнгән булып. Көтмәгәндә генә күчерделәр дә куйдылар, давай, заготовка эшен юлга сал, диделәр. Элекке управляющий, аты корсын, «кабарга» бик ярата иде, аны ашханә мөдире иттеләр.

 Кыскасы, район халкын балык белән сыйларга туры килмәгән икән!

 Килмәде шул, парин!

 Алайса, үзегез өчен генә берәмләп тотарга туры килер инде?

Бу юлы директор кинаяне аңлады.

 Һай, бик күңелле эш ул берәмләп тоту! диде ул, тәмам очынып. Бераз баш-күз генә алыйм, әбәзәтелне йөри башлыйм. Үзең тоткан балыкның тәме дә бөтенләй башка була бит аның, дөресме?

 Бик дөрес!

 Ихлас, яратам мин балыкка йөрергә, бик яратам! Тик монда безнең ишеләргә буш вакытны бер дә арттырмыйлар, аннан серьёзный абзыйлар аны, балыкка йөрүне әйтәм, несерьёзный эш дип карыйлар, конешно. Карасалар карарлар! Яренгә8 исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!

Ул шулай үзенең балык каптыруга булган мәхәббәтен ихлас күңелдән әйтеп бирде дә, «машина көтә» дип, ашыга-ашыга китеп тә барды. Китәр алдыннан гына, мин аның фамилиясен дә белеп алдым: Сабирҗанов икән.

Иптәш Сабирҗанов әйбәт, шат күңелле кешегә охшый, тик чын балыкчы булмаска тиеш күп сөйләргә ярата.

Бу килүемдә уханы азрак ашадым. Аның каравы өйгә алты кило балык алып кайттым.

II

Тагын ямьле җәйләр әйләнеп килде.

Тагын тугай сукмакларында йөрисе килеп китте. Җитмәсә, төшкә дә, су читенә килеп, кармак салганны көтеп, авызларын ачып торучы җәеннәр керә башлады. Түзмәдем, ялымны алдым да тизрәк шул җәеннәр янына ашыктым.

Ияләшкән урын. Менә яшел чирәмдә былтырдан калган түп-түгәрәк учак урыны, менә кара янган таш, әнә куак төбендә консервы калае аунап ята. Әйе, бер ел гомер күз ачып йомганчы үтеп тә киткән.

Бу юлы елга тирәсендә ниндидер үзгәреш тә бар кебек сизелде. Күпердән таш, кирпеч төягән машиналар бертуктаусыз узып торалар. Елга үреннән тонык кына гүләгән тавыш та ишетелә. Машинасына су «эчерергә» туктаган бер шофёрдан мин бу җанлануның серен белдем: биш километр гына үрдә районара гидростанция салырга әзерлек бара икән. Машиналар таш, кирпечләрне шунда ташыйлар, ә теге гүләгән тавыш җиңел кулдан корып җибәргән такта яргыч тавышы икән.

Икенче көнне бик иртә, балык котырып уйнаган һәм, мин кайсы кармак артыннан күзәтергә белмичә, бик бирелеп каптырган чакта, кара айгыр җиккән тарантас күпердән кызу гына дөбердәп чыкты. Чыгу белән юлдан читкәрәк борылып, яр башында туктады. Тарантастан брезент плащ кигән кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Ерактан ук кулын болгап кыч- кырды:

 Булмый болай, аренда бәясе түләтергә туры киләчәк сездән, ияләшеп алдыгыз, ахры, ә?

Бу «Заготживсырьё» директоры Сабирҗанов иде.

 Саумы, дус кеше!

 Исәнмесез, иптәш Сабирҗанов!

Ул минем белән күптән таныш үз кеше итеп, кул биреп күреште.

 Ошады, мин әйтәм, сезгә безнең Мишә чабаклары, ел саен киләсез!

 Килмәсәң, чабакларның хәтере калуы бар бит.

 Шулаймы, ярый, ярый! Кая, мактан әле, булмаса! Мин бүген иртән генә эләккән, таза җепкә тагып су читенә җибәргән кило ярымлык корбанны алып күрсәттем.

 Әтә-тә-тә! Менә бу, ичмаса, корбан! Моның янына бер яртыны кыстырып килергә ярый икән Үлеп яратам, кырын ятып, уха ашарга.

 Рәхим итегез! Уханың мировоен пешерәбез аны.

Сабирҗанов, чүгәләгән җиреннән торып, башын чайкап куйды.

 Эх, вакыт, вакыт! Акчага да сатылмый бит!

 Эш бик күпмени шулай?

 Муеннан, брат! Ну, ничего. Озакламый балык үзебездә булачак. Уха ашарга безгә килерсез.

 Кая сезгә?

 Безнең колхозга, «Дуслык» колхозына, моннан унике километр гына

Минем чырай искәрмәстән яр башына килеп төшкән балык чырае сыманрак булып китте, ахрысы.

 Нигә ул хәтле хәйран калдыгыз? дип сорады иптәш Сабирҗанов та.

 Туктагыз әле, былтыр гына бит сез «Заготживсырьё» башында идегез?

 Былтыр бит ул! Ә менә быел, колхозларны эреләндергәч, мине зур бер колхозга председатель итеп җибәрделәр. Давай, Сабирҗанов, барып колхозны ныгыт, диделәр.

 Кы-зы-ык!

 Нәрсәсе кызык? Безнең шикелле җитәкче работник өчен берни түгел ул. Чакырып алалар да кушалар, вәссәлам! Әйе, менә шул, безнең колхозның зур гына буасы бар, быел яз меңгә якын зеркальный карп дигән балык җибәрдек. Көзгә сөзеп куыра башлыйбыз, рәхим итегез! Букчаңа да берничә кило салып җибәрербез.

 Рәхмәт! Кем белә, бәлки, барып та чыгарбыз.

 Пажалысты. Ярый, хәзергә хуш! Айгырны әнә кигәвен сырып алды.

Шулай диде дә иптәш Сабирҗанов, нәкъ уңган председательләрчә плащ итәкләрен җилфердәтеп китеп тә барды.

III

Беләсезме, иптәш Сабирҗанов белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килде бит. Шул ук күпер төбендә. Былтыр булды бу, соңгы очрашуыбыз булды.

Чәй кайнатып эчим дип, яр башында коры-сары җыеп йөри идем. Карыйм: күпердән әрҗәләр, бау белән ураган төеннәр, чиләк, таз, ялгаш кебек нәрсәләр төягән һәм артына кызыл сыер таккан бер йөк арбасы шыгыр-шыгыр чыгып килә. Арба кырыннан, дилбегә тотып, бер агай бара, ә шактый арттан, башын түбән иеп, кулларын артка куеп, иптәш Сабирҗанов үзе атлый. Мин аны шунда ук танып алдым һәм кычкырып дәштем. Ул күтәрелеп карады да, ат тоткан агайга нидер әйтеп, миңа таба килә башлады.

Арба күпердән уза төшеп туктады.

Без кул бирешеп күрештек тә яшел чирәмгә утырдык. Сабирҗанов, фуражкасын салып, тирләгән маңгаен сөртте, аннан кесәсеннән папиросын чыгарды. Әйе, бу юлы иптәш Сабирҗановның кәефе башкачарак кебек, шат күңелләнеп, теленә ни килсә, шуны сөйләргә ашкынып тору сизелми үзендә. Шулай да мин юри шаяртып сораган булдым:

 Әллә базарга сыер сатарга алып барасыз?

 Күченәм, брат, кире райүзәккә диде Сабирҗанов, соңгы сүзенә басым ясап.

 Ә колхоз?

 Колхоз нәрсә? Бер ел ныгыттың, җитәр, хәзер монда кирәксең, диләр. Авыз да ачтырмыйлар. Шулай, агай-эне, иген иктерә башларга өлгермәдем, инде менә кирпеч суктыра башларга туры килә.

Бик сәер булып тоелды бу эш миңа, хәтта иптәш Сабирҗановны бер мәлгә кызганып та куйдым.

 Кем соң сез, профессиягез буенча кем? дидем, үзем дә сизмәстән кыза төшеп.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3