Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 28.

Шрифт
Фон

Яшь хатын сөенеп елмайды, күзләре ничектер дымланыбрак киткәндәй булды һәм тирән генә бер сулап әйтеп куйды:

 Алайса инде, әби җаным, мин сезнең киленегез булам.

Шәмсинур әби дерт итеп сискәнеп китте һәм ни дә булса аңлаудан гаҗиз, кызганыч бер кыяфәт белән катып калды. Шул арада, ишекне киң ачып, кызу гына Әхмәтвәли килеп керде. Ул бу хатынның картларга кереп китүен шәйләп калган булса кирәк, ишектән керү белән аңа текәлде.

 Әхмәтвәли, карале, бу кызым әллә нәрсә ди бит әле, Ходаем! диде Шәмсинур әби, еларга җитешеп.

Егет исемен ишетүгә, яшь хатын, ачылып китеп, аңа карады:

 Сез Әхмәтвәли абый буласызмы?

 Әйе, шул үзе.

 Алайса, мине хәтерлисездер. Мин Сания булам. Фронттан сезгә Батырҗан турында язган идем.

 Әйе, әйе, хәтерлим, диде Әхмәтвәли, артык гаҗәпләнүдән акрын гына башын кагып.

 Менә бик әйбәт булды бит әле, диде хатын. Сез аңлатыгыз инде үзләренә, мин менә Батырҗанның кушуы буенча аларны эзләп килдем

Хатынның иреннәре калтыранып куйды, күзләре яшьләнеп китте, башын тизрәк читкә борды. Әхмәтвәли, гадәттән тыш бер хәл барлыгын сизенеп, хатынга тиз генә урындык алып бирде, утырырга кушты. Хатын башта биләвен сак кына сәкегә сузып яткырды, аннары урындыкны тартып утырды да, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте. Бераз тынычлангач, ул, хәйран калып, сүзсез көтеп торучыларга үзенең кем булуын, ни өчен килүен кыскача гына аңлатып бирде.

Әхмәтвәли, янып киткән күзләре белән алмашлап, әле бер Шәмсинур әбигә, әле бер Локман картка кат-кат карап алды. Локман карт баядан бирле, ике кулы белән сәке йөзлегенә таянып, авызын ача төшеп, йокыдан айный алмаган төсле иләс-миләс бер кыяфәттә утыра иде. Ул ни дә булса аңлаудан ерак иде шикелле.

 Ишеттегезме? диде Әхмәтвәли, артык дулкынланудан яман кычкырып. Ишеттегезме, Шәмсинур әби, Локман бабай, сезгә кем килгәнен? Киленегез бит бу, киленегез!

 Килен? дип куйды Локман карт, әллә ничек балаларча гына итеп.

 Әйе, килен!.. Менә бу сеңелкәш, Сания, Батырҗанның фронтта кушылган хәләл җефете була. Аңладыгызмы? Батырҗан кушуы буенча килгән ул сезгә, үзе генә түгел, баласы белән, аңладыгызмы, баласы белән!

 Баласы! дип куйды Локман карт, тагын шулай әллә ничек сискәндерерлек итеп.

 Әйе, баласы, Батырҗан дускайның баласы! Ух, анасының кара бәрхет бишмәте! Яле, килен, күрсәт әле үзен әбисе белән бабасына!

Сания, Әхмәтвәлинең бу хәтле шашынып китүеннән ихтыярсыз елмаеп, биләүнең ак җәймәсен ачып җибәрде. Биләү эчендә, имезлеген кабып, йокыга киткән өч-дүрт айлык бала ята иде. Карчык белән карт аның өстенә иелделәр. Шәмсинур әби авыз эченнән генә кызу-кызу нидер укырга тотынды. Локман карт та, нидер әйтмәкче булып, иреннәрен кыймылдатты, каты, кәкре бармаклары белән баланың битенә сак кына орынмакчы булды, ләкин кинәт хәлсезләнеп, сыгылып төште дә аюдай гәүдәсе белән калтырана-калтырана елап та җибәрде. Барысы да бер мәлгә тынып калдылар Менә кайчан килеп елый алу бәхетенә, ниһаять, иреште карт!

Әхмәтвәли ишек төбенә китте, тагын әйләнеп килде, бик каты маңгаен ышкып торды, аннары Саниядән акрын гына сорап куйды:

 Кызмы, малаймы?

 Малай.

Һәм кинәт Әхмәтвәлинең да елыйсы килеп китте, ләкин карт шикелле сыгылып төшеп түгел, ә өйгә сыя алмыйча ишекле-түрле йөреп, таштай йодрыгын кемнәргәдер селкә-селкә елыйсы килеп китте.

Яшеннәрдән, давыллардан сынмаган Локман карт һаман да әле аяк өстендә. Кайчагында ул Батырҗанның өч яшьлек улы Газизҗанны җитәкләп буа ярына төшә. Көн кояшлы була, күк ерак, сыек зәңгәр, көньяктан йомшак кына җылы җил исә. Буа шаулый. Локман карт, яр буендагы берәр ташка утырып, баланы тезләре арасына ала да, зур кулларын аның җылы корсагына куеп, каршыдагы текә тауга, моннан бик күп еллар элек үзенең Тимерҗаны таш тәгәрәтеп уйнаган тауга, озак кына карап тора. Ерактан, бик ерактан ак читле күгелҗем болытлар акрын гына йөзеп киләләр, һәм аларның күләгәләре йомры тау түбәләре өстеннән тын гына шуып үтәләр Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми һаман, һаман дәвам итә.

1948

БӨКЕ

Һәр җәй саен диярлек мин бер район үзәгенә балык тотарга кайта идем. Һәм кайткан саен диярлек мин анда өзелеп балык сөюче бер иптәшне очрата торган идем.

Беренче очрашуыбыз моннан дүрт ел элек булды. Җәй уртасының матур бер көнендә мин, нәкъ балыкчыларча, зур кирза итекләрдән, иске плащтан һәм иске эшләпәдән, иңбашка зур бәйләм кармаклар күтәреп, аркага дыңгычлап тутырган рюкзак асып, йөк машинасында район үзәгенең базар мәйданына килеп төштем. Төшү белән иң элек азык-төлек кибетенә кердем. Елмаерга ашыкмагыз, сез уйлаган нәрсә рюкзакта бар ул, онытылмаган, ә менә тоз онытылган, хәерсез, тоз алырга кирәк иде. Менә шул тоз алып торган чакта, бер кеше миңа дәште:

 Иптәш, балыккамы?

Мин борылып карадым: аз гына читтәрәк башына ак фуражка, өстенә кара пиджак, аякларына хром итекләр кигән түгәрәк битле, таза гына бер кеше басып тора иде.

 Әйе, балыкка, дидем мин.

 Ерактанмы?

 Казаннан.

 Ярый, ярый Безнең елга балыклы, чабакларны шәп каптырырга була.

Минем авыз тотылачак чабакларның үзләрен күргәндәй җәелеп үк китте.

 Шулаймыни? Күңелле хәбәр. Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтәсездер инде?

 Юк, диде бу иптәш, саран гына елмаеп. Кармак салып утырырга туры килгәне юк. Берәмләп тоту гына мине кызыксындырмый.

«Эредән яра абзый кеше», дип уйлап алдым мин һәм аның махсус кораллар белән генә эш итүче балыкчы булуына шунда ук ышандым.

 Димәк, подпуск саласыз?

 Берни дә салмыйм мин, агай-эне! диде ул һәм, минем шактый гаҗәпләнеп калуымны күреп булса кирәк, сорап куйды: Нигә ул хәтле исегез китте?

 Сез, берәмләп тоту мине кызыксындырмый, дидегез. Шулай булгач

 Дөрес, миңа балык килолап түгел, центнерлап, тонналап кирәк.

 Тонналап! Гафу итегез, кем буласыз соң сез?

 «Райпищекомбинат» директоры. Аңлыйсыздыр инде, балыкны берәмләп тоту минем планга керми. Елганың буеннан-буена зур ау белән иңләп сөзү менә минем план.

Без кибеттән чыктык. Аерылышыр алдыннан директор иптәш, әллә мактанырга, әллә мине үртәргә теләп:

 Икенче килүегездә елга буена барып торырга да кирәк булмас, диде. Чуртан кирәкме, корбанмы бездән генә алып китәрсез.

 Балыкчы бервакытта да балыкны сатып алмый, дигән булдым мин, ә ул, «беләбез!» дигән төсле, миңа хәйләкәр генә күз кысып куйды.

Без аерылыштык, ул үз юлына, мин үз юлыма киттем. Район үзәгеннән зур шоссе юлы белән киң тугайга чыгып, елгага таба атладым. Бер өч километр чамасы киткәч, елга күперенә дә килеп җиттем. Мин үзем балык тотар өчен урынны, гадәттә, күпер тирәсеннән эзлим. Күпер тирәсендә, мәсәлән, яту урыннар очрый, андый җирдә су тирән була, акрын ага. Менә хәзер дә күпердән йөз метр чамасы түбәнрәк шундый бер киң генә яту җирне табып алдым. Кармак салыр өчен, бик уңай ачык урыны да бар икән: текә яр астында такыр комлык, су читтән үк тирәнәеп китә, төбендә балык урынына эләгеп, өстерәлеп чыгардай ләм, тамыр кебек нәрсәләр дә күренми, ә ике яклап чуртан абзаң посып ята торган куе камышлык сузылып китә. Бәхетле урын булсын!

Мин аркамдагы рюкзакны салып, бер гөлҗимеш куагы төбенә куйдым да сакланып кына яр астына төштем һәм, судагы балыклардан кем булуымны, нинди максат белән килүемне яшерергә теләгәндәй, шыпырт кына кармакларны сүтә башладым.

Шулай да минем бу беренче килүем шактый уңышлы чыкты: ике көн яр буенда ятып, иртә-кич күбенгәнче уха ашап, үзем белән өйгә дә бер өч кило балык алып кайттым.

I

Икенче җәйне дә мин шул район үзәгенә, шул ук җиргә балыкка барырга булдым. Юлга әзерләнгәч кенә, әлеге район кибетендә очраган «Райпищекомбинат» директоры кылт итеп исемә төште. «Елгадагы балыкны сөзеп бетермәдеме икән?» дип шикләнеп куйдым мин Ләкин бер әзерләнгәч, балыкның безгә дигәне дә калгандыр әле дип, юлга чыктым.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора