Дүрт елга якын карт белән карчык Батырҗанның исән-сау булуын белеп яшәделәр. Әбисе белән бабасын җаныннан артык күреп яраткан һәм аларның ни хәлдә яшәүләрен бик яхшы аңлаган Батырҗан аларга, тере тавышын ишеттергәндәй, үзе турында еш кына хәбәр итеп торды. Ниләр кичермәгәндер ул сугышта, ихтимал, үлә язып калган чаклары да булгандыр, ләкин җибәргән хатларында ул картларны куркуга салырлык хәтәр хәлләр турында язмаска тырышты.
Картларның өметләре үсте, ныгыды Инде сугышлар дошман җирендә бара иде. Халык, сугыш бетә, сугыш бетә, дип, шул бетәсе көнне көтеп алалмыйча сабырсызланып тора иде Март аеның иренеп кенә җепшек кар яуган җылымса тын бер көнендә авыл почтальоны Локман карт кулына сары конверт тоттырып китте. Карт конверт эченнән чыккан печатьле кәгазьнең кемнән, нәрсә турында икәнен белмичә, аны колхоз идарәсенә күтәреп барды. Анда кәгазьне укыдылар һәм телсез калдылар. Беренче теләк карттан ничек тә яшерергә тырышу булды, эчләреннән генә ачыкавыз сельсовет секретарен да сүгеп ташладылар: ничек ул шушындый кәгазьне абайламыйча туп-туры үзләренә җибәргән?.. Ләкин идарә уртасында таягын идәнгә нык терәп, ике учлап тотып торган Локман картның аяусыз сораулы, хәрәкәтсез күзләреннән бернинди ялган-хәйлә белән котылырга мөмкин түгел иде. Председатель Суфиян, кечкенә сары кәгазьне күзлеге тирәсендә әйләндергәләп, тагын бер кат укыган булып:
Бу, Локман бабай, Батырҗан турында икән, диде.
Хуш! диде карт, күзләрен председательнең йөзеннән алмыйча.
Менә шул, Локман бабай, бик үк күңелле нәрсә язмаганнар монда Батырҗан ранин булып госпитальгә кергән икән Кызганыч, әйе
Әйтеп бетер, энем!
Председатель кәгазь кисәген өстәлгә куйды һәм күзлеген ике куллап акрын гына салды:
Тагын нәрсә әйтим сиңа, бабакай, хәзергә әйтердәе шул гына Була бит инде ул, үзең дә беләсең: сугыш
Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады, ул аз гына тын алмыйча авызын ачып торды да сорады:
Батырҗан үлгәнме?..
Председатель, ниһаять, башын иде, картның мәрхәмәтсез сорау белән төбәлгән усал карашы аның чын уен, гүя кадак суырган шикелле, аяусыз тарта иде, һәм ул яшерергә көче җитмәсен сизде. Кинәт аның йөзенә куе кызыллык йөгерде, муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты, уң кулын чытырдатып йомарлап маңгаена күтәрде.
У-у-у бәдбәхет сволочьлар, нинди асыл егетебезнең тагын башын ашадылар
Хатын-кызлардан кемдер, кычкырып үксеп җибәрмәс өчен, идарәдән уктай атылып чыгып китте.
Локман карт, акрын гына чигенеп, артындагы эскәмиягә утырды һәм шунда ук җәһәт кенә кире торды.
Юк, булмас, ялган бу! диде ул һәм хәлсез кулы белән таягын шак иттереп, идәнгә сугып куйган булды. Бер мизгелдә ул Батырҗанның үлгәнен һичшиксез белде һәм шул ук мизгелдә үлү хәбәренә кырт кисеп ышанмады, юри үч итеп ышан- мады.
Хәбәр бик тиз авылга таралды. Батырҗанны кызганып, Батырҗаннан да битәр карт белән карчыкны кызганып, чын-чыннан кайгыртучылар күп булды, көн саен хәлләрен белергә, җылы сүз әйтеп юатырга килүчеләр бусагаларыннан өзелмәде. Шәмсинур әби, телдән калып, урынга ятты, әмма карт, һаман башын чайкап, кешеләргә генә түгел, үзалдына да «юк, ялган бу!» дип йөри бирде. Мондый катгый рәвештә чынны инкяр итү олы хәсрәткә каршы торырлык аның бердәнбер йөрәк көче иде. «Әйе» дип килеште исә, ул үзе дә юкка чыгарга, бетәргә тиеш кебек иде.
Ләкин Локман карт күпме генә тискәреләнеп маташмасын, чынлык аның аңында атналар, айлар үтү белән акрынлап ныгый барды һәм сугыш беткәннең икенче көнендә әлеге ышанмау кинәт юкка чыкты. Батырҗан үлгән, кайтмый, юк ул менә мәрхәмәтсез хакыйкать шул, һәм бу хакыйкать белән карт ахырда чарасыз килеште. Килешүе дә булды ул үзен фани дөнья белән дә һәртөрле алыш-биреше беткәндәй итеп тойды.
Менә шул. Өйгә керергә вакыт. Кояш та төшлектән авышты булса кирәк, өйнең күләгәсе карт өстенә борылды. Әхмәтвәли дә бүген килмәде, ахры, югыйсә бу вакытка кадәр килеп китә торган иде. Колхозда эшләрнең бик тыгыз чагы шул. Бигрәк тә мондый аяз көнне халык әйтерсең авылны ташлап чыга, бар да йә кырда, йә ындырда, йә юлда булалар. Әнә киң урам нинди тын, нинди буш. Тик авылдан түбән, елганың кояш чыгышына таба борылган киңлегендә, сөзәк калкулык артыннан һавага тузан өермәсе күтәрелеп, бөтерелеп уйнап тора. Ара-тирә тузан арасыннан бик биеккә очып киткән сары саламнар күренеп кала. Анда колхозның иң зур ындыр табагы, көчле молотилка бер атна буена инде көне-төне ашлык суга. Колак салып торсаң, тонык буа шаулавы аша вакыт-вакыт ерактагы молотилканың «у-у-у у-у-у» дип үкереп куйганы ишетелеп кала.
Әйе, Локман карт бик хәтәр хәл башыннан кичерде. Шундый искиткеч авыр югалтудан соң ул бер генә тапкыр да елый алмады, зарланмады, сыкранмады, тик яшен суккандай бернәрсә уйлый алмас, тоя алмас булып калды. Бик куркыныч иде бу, аягүрә тере мәет булып йөрү белән бер иде Дөрес, аның эчендә бөтен нәрсә кинәт корып бетсә дә, дошманга карата гади кеше теле белән генә әйтеп бирергә мөмкин булмаган ачу-нәфрәт тәненнән чыкмаган җаны булып яши иде. Әгәр бу нәфрәтнең бер генә тамчысын менә хәзер яңа сугыш чыгарырга теләп йөргән берәр мистерның өстенә тамызсаң, ул мистердан тәңкә кадәр кара көек6 кенә торып калыр иде.
Ихтимал, бик ихтимал, Локман картның яңадан терелә башлавына, акрынлап тормышка кайтуына әнә шул бердәнбер үлми калган нәфрәт тойгысы төп сәбәпче булгандыр да Ләкин моның өчен вакыт кирәк иде.
V
Әйе, вакыт иң сыналган, иң яхшы дәвалаучы ул. Айлар үтте һәм менә һәрнәрсә үзенең асыл хәленә кайтты.
Башта, авыр хәсрәттән башларын җуйган чакта, аларны бөтенләй егылып китүдән күрше-күләннәре саклап калды. Аннан кемнәрнеңдер куллары аларның аркаларыннан йомшак кына этәреп, үзләрен акрын гына атлатып җибәрде. Шул ук куллар хәзергә кадәр аларны чайкалып, авып китүдән саклап килделәр. Инде Әхмәтвәли кайтып, үз балалары шикелле кайгыртып йөри башлагач, аларга көч-хәл кергән кебек булды, баш өсләреннән кайгы сөреме күтәрелде, күзләре көн яктысын күрә башлады.
Шуның өстенә тик ятудан эче пошып, эшкә кулы кычытып йөргән Локман карт яңадан бәрәкәтле һәм шифалы хезмәткә кайтты. Яхшы күңелле кешеләр, картның хәлен җиңеләйтә торган бердәнбер дәва хезмәт икәнен, ниһаять, аңлап, үзенә бер эш тә табып бирделәр. Дөрес, хезмәте аның зурдан түгел, ул бары өендә шорник булып эшли: Әхмәтвәли китереп биргән машина каешларын ялгый, чи каештан камыт баулары кисә, сүтелгән бөятләрне тегеп утыра.
Шулай әкрен-сүлпән генә, моңсу-тыныч кына үтә картларның санаулы көннәре. Хәзер инде алар өчен телисе нәрсә дә, көтәсе нәрсә дә калмаган иде Әмма тормышның могҗизаларына исең-акылың китәр! Юкка гына борынгылар тереклекне әбелхәят7 чишмәсенә охшатмаганнар икән.
Озакка сузылган быелгы коры көзнең соңгы көннәре иде. Агачлар тәмам шәрәләнеп калды, елгалар-күлләр юка гына боз белән капланды, ялан-кырларга ак кырау ятты. Җир инде сабыр гына кар төшкәнен көтә иде.
Менә шундый көннәрнең берсендә, өстенә офицер шинеленнән бозып тегелгән путалы пальто киеп, башына ак шәл ябынган яшь кенә бер хатын, җыйнак кына биләү күтәреп, Локман карт ихатасына килеп керде. Аз гына тукталып, тирә-ягына каранды, аннары ишеккә таба атлады.
Өйгә кергәч, ул, биләвен ике куллап кочаклаган килеш, ишек төбендә тукталып калды. Карт белән карчык көтмәгәндә килеп кергән бу ят хатынга аптырап, ни әйтергә белмичә карап тора башладылар. Ниһаять, хатын, телгә килеп, акрын гына:
Мин ялгышмадым шикелле, диде. Тегермәнче Локман бабай өе шушыдыр бит инде?
Әйе, шушы инде, шушы, диде карчык, урыныннан кузгалып. Соң, син үзең кем буласың, кызым?