Гаффар Ахат - Юл. Романнар, хикәяләр стр 6.

Шрифт
Фон

 Барыбер түгелмени?

 Юк, барыбер түгел.

 Ни өчен?

 Чөнки мин бер генә тапкыр үтердем, һәм үзем дә бер генә тапкыр үтерелдем Шушында вәссәлам бетерик Инде берне күтәреп искә алыйк.

 Кемне?

 Мине. Миңа өстәп, бөтенләй кайтмый калганнарны, кайтканнарның үз туфракларына кереп ятканнарын, чит табутларны кысан итмәгәннәрне.

Бу юлы чәкештермичә генә эчтеләр. Солтан дустының дәвам итүен көтте. Әмма ул дәшмәде.

 Степан, ә, Стёпа Теге беренчесен син ничегрәк?..

 Җанны кырма инде, ул җитәрлек сөялләнгән. Ымлыкларны җенем сөйми. Турыдан яр ничек үтердең диген.

 Ничек соң?

 Үз косыгыма батканчы. Махмыры гомергә төзәлмәслек булганчы.

 Шулай да?

 Без аларны бер кышлакка китереп кыстык. Эзләре суынганын белгән идек. Аларда кириз дигән нәрсәләр бар. Безнеңчә, җир асты юллары инде. Кайчандыр кырларын сугарыр өчен казыганнар. Унар чакрымга сузыла. Шуннан килеп чыгалар да терәп аталар. Иң әшәке киризлар кышлаклар астындагысы. Акылдан шаштырырлык Менә шул: кышлакларын урап алдык. Яңа гына шуннан безгә ут яудырганнар иде. Җир йоткан шикелле юкка да чыктылар. Без дә тындык. Аннары алга киттек. Ә бер дошман посып калган, безне кургаш яңгыр белән коендыра башлады. Гранатаның балдагын тартып алдым да тәрәзәгә томырдым. Өйгә бәреп кердем тузан, төтен. Күзгә төртсәң дә күренми. Автоматны чытырдатып тоттым да көтәм. Шунда күрәм: минем дошман стенага сөялеп утырган, өзелеп чыккан аягын кочаклаган. Калтырана, усак яфрагымыни Чалмасына автомат көпшәсен терәп куйдым да көтәм инде. Күз бәбәге белән минем җанны бораулый бу. Мин дәшмим. Шунда взвод командиры бәреп керде. Мине беткән дип уйлаган, ахрысы. Хәлне күрде дә: «Добей!» дип боерды. Ә мин кызганам. Яралы бит. Миңа төбәлгән дә каткан. Командир атасы-анасы белән сүгенә: «Эшен бетер!» дип кычкыра. «Пушка»сын болгый. Мин, читкә карап, чакмага бастым да бар патронны чыгарып бетердем. Шундук косып та җибәрдем. Ашказаным тискәре ягы белән әйләнеп чыга дип торам

Солтан кинәт үзләрен тере учында тоткан дөньяга Степанның күзе, аның җаны һәм вөҗданы белән караганын тойды.

Иртәнге суык әкренләп чигенде. Томан тарала башлады. Аның калдыклары елга борылышындагы кыя артыннан бәреп чыккан кояш нурларында эри иде инде. Су киңлеге яктырып китте. Җиргә төрле күләгәләр сузылып ятты. Вак балыклар уйнашырга кереште. Акчарлаклар үзләренең иртәнге ауларын тизләтебрәк җибәрде. Якты көн күзен тәмам ачты.

Күмерле агач алып, Солтан сигарет кабызды.

 Балыклар яхшы, диде ул, сөйләшүне үзгәртергә теләп. Степанга да ял кирәк бит.

Чыннан да, балыклар алтынланып пешеп килә, көйгән канатлары тәмле ис тарата.

 Шәпләре суда калды аның, парин. Бүгенге шикелле кармакка тоту минем саруымны кайната. Синең хакка гына инде. Башка чакта мин җәтмә белән бер урыйм да, атна буена тамак тук.

 Ә миңа шушылай тансык. Тансык кынамы соң!.. Кармакка балык каптырып утыручылардан көнләшәм мин, Степан. Яратып көнләшәм. Ленин күперенең1 ике ягында ике диңгез. Өсте тыныч, якты, күз камаша. Каршыда Кремль, Сөембикә манарасы кояшка таба авышкан, чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре ялтырый. Ә балыкчыларның һичнидә гамьнәре юк. Резин көймәләренә сеңгәннәр. Карашлары калкавычта, күңелләре су төбендәге балыкларда, уйларын су агызып киткән Хикмәт тамак туклыгындамыни, туган! Хикмәт җанда ул.

 Сөйләнмә! Тамак турында сүз чыкканда, җан турында лыкылдаучыларны өнәмим.

 Булды, дәшмим.

 Син дәш, дәш! Балык кына дәшми. Без дә күп дәшмәдек. Дәшмәгәннәрне ашыйлар аны.

Степан бер судакның саңак төбендәге канатын умырып алды да чәйнәп карады. Канәгать төстә телен шартлаткач, аны яссы ташка алып куйды, япьле пәкесе белән буйдан-буйга ярып, эчәкләрен, куыгын кырып чистартты, тоз сипте.

Ысланган балык исе борынны кытыклый иде, Солтан ике ташны өсте-өстенә куеп утырды, ләкин өске таш селкенә, утырырга җайсыз: ике аяклы урындыкка утыргандай булды.

 Циркач мәллә син? диде Степан. Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез. Табын икән табын булсын. Кунагың да киләсе бар. Камәриягә өстәл әзерли торыйк.

Әйе, Солтан бүген бирегә Камәрияне чакырган иде. Килермен, диде.

Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде. Шуларны кубардылар, һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады. Өстәл урынына зуррагын сайладылар. Көчәнә-көчәнә арлы-бирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасил булды, куыш ачылып калды. Солтан шунда үрелеп карады.

 Ни бар? дип сорады Степан.

 Еланнар оясы, ахрысы.

 Еланнар? Еланнарга мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин. Шулай бервакыт Гардез белән Кабул арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык. Сугыш Ярты взвод кырылды. Шулай бер ташбака тотып алдык. Нишлисең ашадык. Җирәнгеч анысы

 Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы?

 Ашый торган еланнар башка ул. Ә болар тузбашлар.

Еланнарның башлары кайда да, койрыклары кайда буталышып беткәннәр. Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар. Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә. Кайсысы авызын шыплап япкан, кайсысы киереп ачкан. Авызлары ачылганнарының ике аермалы уклары йә хәлсез асылынып төшкән, йә киерелеп тора, йә калтырана. Башларындагы сары таплары светофор утлары шикелле әле кызара, әле яшелләнә кебек.

Ботак алып килеп, Степан аларны тузгытырга тотынды.

 Тимә, ятсыннар, диде Солтан.

 Ә юк инде, яшьти. Мин артта елан торганга күнекмәгән. Тыл чиста булырга тиеш.

Еланнарның ни белән мәшгуль икәненә Солтан төшенеп өлгергән иде инде. Яз бит. Табигатьтә яратышу мәхшәре хөкем сөргән вакыт. Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Майның кайсыдыр көннәрендә яр буендагы җылы ташларның дымсу асларыннан бер-берсен алгы һәм арткы аяклары белән кысып кочаклап, ак йомшак корсаклары белән сыланышып беткән гөберле бакаларны актарып чыгарганнарын, аларның серләренә төшенергә теләгәндәй, ике таяк очы белән бер-берсеннән аерырга тырышуларын хәтерләде. Ләкин бакалар тиз генә бирешмиләр иде. Солтанның һәм башка малайларның кызыксынудан, көчәнүдән борын очлары, маңгайлары тирләп бетә, ә бакаларның салкын, кытыршы тәннәрендәге шадра төртекләрдән тамчы-тамчы сөт саркып чыга. Малай-шалай бөтен дөньяларын оныта, аның саен үҗәтләнә. Түземнәре беткәч, ахырда һичнинди тартынусыз, җирәнүсез төстә алар бакаларны сыртларыннан куллары белән тартып, аякларын бармаклары белән каерып аералар иде. Бакаларның аяклары, көзән җыергандагы шикелле, киерелгән көйгә бөкрәешеп, тырпаешып кала, күзләрен ачмыйлар, тавыш-тын чыгармыйлар, җиргә ташлагач, үпкәләгән сыман, кыймылдамый яталар. Әгәр шулвакыт берәр кыз бала килеп чыкса, малайлар шул бакаларның берәрсен сиздермәстән аның аркасына салырга да күп сорамыйлар иде. Солтан үзе бака салырга ни өчендер Камәрияне сайлый, аны көтеп ала, посып сагалый иде. Камәрия, аркасында йә күкрәгендә салкын, ят нәрсәне тоеп алу белән, тәне буенча боз кисәге шугандай, башта киерелеп катып кала, аннары бөрешеп килә, куырылып китә, шуннан соң тыпырчына башлый, ачыргаланып кычкырырга, еларга тотына, күлмәген күтәрә дә, зәңгәр трусигын күрсәтә-күрсәтә, баканы кагып төшерә. Ә үзе урынына Камәрияне башка малай куркытса, Солтан аның белән сугышмый калмый иде.

Сары көнбагыш чәчәге кебек ачылып киткән бу истәлек Солтанның күңелендә яңа уй кузгатты. Кайчандыр ул Камәриягә үз мөнәсәбәтен белдерер һәм аның игътибарын үзенә юнәлтер өчен, аның аркасына ямьсез, чиркангыч гөберле бака салган иде. Ә бүген нәкъ шуның өчен нишләргә кирәк икән соң? Менә бу еланнарны яктыга сөйрәп чыгара, бакаларны бер-берсеннән куптарган шикелле аерып ташлый һәм берәрсен аның куенына сала алмый бит инде! Киресенчә, Камәрия белән мөнәсәбәтен куышта уралышкан еланнарга охшатып, һичкем тарката алмаслык рәвештә ныгытып үрер иде

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3