Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 33.

Шрифт
Фон

Харис чалкан әйләнеп ятты. Күк йөзендә сирәк болытлар. Ул аларны көзге инештә аккан каз каурыйларына охшатты. Бик биектән тавышы да ишетелмәс самолёт очып бара. Картаны күз алдына китереп, Харис ул якта Һиндстан икәнлеген чамалап алды. Самолёт, тылсымлы бер ышкы сыман, күкнең зәңгәр түшәмен ышкылап бара һәм аның артыннан бөтерелмәле ак йомычка тасмасы кала шикелле. Тик ул йомычкадан тыннарны кысардай чәер исе аңкымыйча, юеш ташлар һөм су исе килеп тора кебек.

Ул йөзтүбән әйләнеп ятканда, Асия күлмәкләрен салып бетергән, кулларын инде өстә йөртмичә, аклы-зәңгәрле нәрсәләре белән аягы тирәсендә йөртә башлады. Шул ук кабина эчендә йонлач нечкә аяклар һәм кара бөдрә чәчле баш та шәйләп, Харис сикереп тора язды: аның Асиясе янында кемдер бар лабаса! «Күрәләтә харап итәләр ич хатынны!» Әмма шул кабинадан баярак бер пар аяк чыгып киткәнлеген хәтерләп, әлегә түзәргә, катнашмаска булды. Кабина ике бүлмәледер, күрәсең.

Менә шунда Асия аягын да каплап, йонлач аякны да оныттырып, аның борын төбендә генә яңа аяк пәйда булды. Озак эленеп торган балавыз төсендә. Тырнаклары чия кызыллыгы белән янып, ялтырап тора. Ул гынамы, әнә шул «чия»гә, клиндергә сибелгән мәк бөртекләредәй, ямь-яшел төрткеләр төшерелгән. Харис карашын кояш нурлары алтынлаган сирәк төкләр, зәңгәрсу кан тамырлары, кызарып пешкән кечкенә кабартмадай түгәрәк тез капкачы, «фабричный» ат дугасыдай матур, тигез генә ике якка киңәеп киткән ботлар, зәңгәр төстәге су коену киеме аша югарыга таба шудырды. Киноларда гына күренә торган йөз, иннекле ирен, сөрмәле күз, әллә кайларга дәшеп торган тылсымлы караш очратыр күк иде күршеләрендәге Рөстәм хатыны кибетче Сәгъдәнурга охшаганрак гап-гади хатын булып чыкты. Тик ул тән, тән ком белән ялтыратылган җиз самовармыни! Әйтерсең лә ул хатын кояшта кызыныр өчен түгел, ә һаваны үз тәне белән яктыртыр, җылытыр өчен чыгып баскан. Хәтта Хариска аннан таралган җылылык дулкыны килеп орынгандай булды аркасы кымырҗып куйды. Ул, үзе дә сизмәстән читкәрәк шуышып, янәшәсендә бер кеше сыярлык урын бушатты.

 Рәхмәт! диде хатын, тыйнак кына елмаеп. Күпме эзлим, урын юк

 Сатып алынмаган, диде Харис, аның урнашуын дикъкать белән карый-карый.

Хәзер, кабинада чишенеп чыккач, аның бер ягында Асия, икенче ягында шушы хатын ятачак. Икесе дә орынып диярлек. Кырык ике яшькә җитеп, Харисның яртылаш шәрә ике хатын арасында ятканы юк иде әле.

 Ялгызлык читен, диде хатын гаепле тавыш белән. Сезнең шикелле урын алып калучың булса иде.

«Нәрсәгә ишарәли бу?» дип уйлап куйды Харис. Ваннасына да, массажга да йөргәч, өлгерлек җитми. Сез яңа килгәнсез күренә, тәнегез ак, мәгез, «Гелиос» сиптерегез, дип, чебен агуы савытына охшаш савыт сузды. Тәнегезгә сиптерегез. Тиз каралта һәм тирене куптармый.

Харисның савытны нишләтергә белми торганын күргәч, үзе үк ярдәмгә килде: савытның капкачын ачып, аның аркасына салкынча сыекча сиптереп җибәрде. Харис чирканып китте, беләгенә каз тәне чыкты.

 Хәзер ал белән борылыгыз, диде хатын.

Тыгыз һава агымы Харисның күкрәген ялый башлады. «Менә ничек каптыралар икән чит ирләрне!» дип гаҗәпләнде ул.

 Җитте, диде ул ашыгып, рәхмәт. Ә эченнән: «Үзенә сиптерергә кушмасын тагын, Асия күрсә харап», дип уйлап куйды.

 Аягыгызга үзегез сиптерегез, диде хатын һәм йөзе белән кулына капланып ятты. Хариска ул керфек арасыннан гына үзен күзәтеп торадыр кебек тоелды. Әллә нинди маҗараларга тарудан шикләнеп, кубып китәргә чамалаган иде, Асиясе исенә төште. Кайда соң әле ул?.. Ул чишенгән кабинада Асия аягы да, теге йөнтәс аяк та юк иде инде. Әллә аның хатынына да берәр җирдә «Гелиос» сиптереп яталармы?

Шулчак аның каршысына тагын берәү килеп туктады. Асиягә дигән урынны алырга ниятләптер, мөгаен. Бусы да хатын-кыз. Аяклары юнып ясалгандай тигез, шома. Кан юллары гына бүртенкерәк. Бусын Харис алдында торган хатынның берничә бала анасы икәнлегенә юрады. Тора бит каһәр аяк, китми. Кымшанмый да. Бары тик балтырына кунган чебенне куар өчен генә таптанып алды.

 Монда буш түгел, диде ул, башын күтәреп.

Хатын дәшмәде. Әллә Хариска, әллә кая карый билгесез. Кара күзлек, өч тиен акча зурлыгындагы зәңгәр борчаклы, киң кырлы ак эшләпә кигән, бөтен йөзе белән елмайган, чак ачылган ирене арасыннан ак тешләре җемелдәп күренә. Анысы да монысы эре сөякле гәүдәсенә карата шактый нечкә биленә таянган да аягын биеткәләп тора, мәхәббәтсез. Ә үзенең тәне күзне чагылдырырдай ак, шул аклыкта чыпчык күзедәй ике бөртек көрән миң.

Харисны (бүген инде икенче тапкыр) таныш түгел хатын-кыз тәненнән чак сизелерлек ток булып таралган дулкын капшап узды. Ул, оялып һәм уңайсызланып, карашын яшерде, җәймәнең уртасынарак шуышты. Янәсе, җайлабрак ята. Каршындагы аяк узып китте. Харис аны яшертен карашы белән озатып калды. Киеме янәшәдәге хатынныкы төсле: зәңгәр, җиз каптырмалы. Кырык ике яшьлек ирне күзләп йөрмәсә соң! Әнә бит ничек әйләнеп карый, мөртәт. Ул елмаюы, елмаюы!.. Ирек куйсаң, сагыз булып сыланыр иде бугай!

Чукынды! Аның белән янәшә сузылып ятты лабаса! Сыланып, тәне кайнарлыгы белән өтеп! Ул, котылу эзләп, күршедәге хатынга елышты, тик анысы, кара күзлек астыннан хәтәр мут елмаеп, тагын да ипләбрәк, җәелебрәк ятты, терсәген аның кабыргасына төртеп куйды.

 Бу урын буш түгел бит, диде Харис. Тамак төбе кипкән, теле аңкауга ябышкандай әйләнми, гадәттәге гөлдерек, бәрхет тавышы коры, кыштырдап ук чыкты бугай. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Хатын игътибар итмәгәч: Чукрак мәллә сез? Буш түгел, дип кабатлады.

Колагына да элми, ичмаса! Алай да Харис тыелгысыз канәгать бер хис кичерә иде. Ул да төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Ике яклап ике чит хатын кысрыклап алсын әле! Сөйләсәң, Төлке Хәе ышанырлыкмы соң. Бигрәк тә Госман. Ә факт менә күз алдында. Ул, корсагына яткан җиреннән артка таба каерылып, үз гәүдәсенә күз атты. Буй-сын шәп, сөбханалла. Чандыррак, тик симезлек белән елкылдап торырга ул сугым үгезе түгел лә! Дөрес, тәнендә майка эзе агарып тора, майкасын салмаган да диярсең. Андый гына гаеп зыянсыз. Әнә ич, гаеп итмәгәннәр, яталар. Бигрәк тә әле генә ятканы, ак тәнлесе. Ашапмы ашый күзе белән, кымшанырга да җай юк. Ичмаса, бу Асия кая олакты икән көпә-көндез? Әллә теге йөнтәс аякка ияргәнме, ачык авыз? Беркатлы авыл хатынына күпме кирәк соң? Сатлык очсыз товар бар дигән хәйлә белән берәр муты алып китте булыр да әзләп кара аннары. Табылыр анысы, үз аягы белән кайтып керер

Калганын күз алдына китереп бетерергә түземлеге җитмичә сикереп тормакчы иде дә Туктап калды. Эшләпәлесе Харисның муенын кочып алды.

 Ничек оялмыйсыз?!

 Әйтәм ич танымыйсың.

Юк, Харисны шөпшә чакмады, ә йөрәгенә Асия тавышы килеп чәнчелгәндәй булды. Тирә-юньдә хатын-кыз көлми түгел, ләкин иркен җәйләүләрдә тыелгысыз көләргә күнеккән Асиянең тирән күкрәк тавышы һәммәсенекен күмеп китте:

 Алтынга төренсәң дә таныйм, имеш! Әй син, хәсрәт!

Карасана! Яныңа килеп яткан хатыныңны таныма, имеш. Егерме ел бергә торган хатыныңны. Менә нишләтә икән бит кешене диңгез!

 Алтынга төрәм диючеләрне кыз чакта күпме ишетмәгән димсең? «Кешечә торсак, канәгать» диюеңне ошатып чыктым ич мин сиңа, и Харис! Алтын катнашкан вәгъдә өч көннән соң тәүбәгә әйләнә бит ул.

Харисны кочаклап, аның оялчан Асиясе моңарчы әйтергә кыймаган сүзләре белән баштанаяк коендырды да ташлады. Ә ул, хәтәр дәрәҗәдә сусаган чакта су эчкәндәй, аны рәхәтләнеп тыңлады.

 Мин бит, җаным, әбиләрнең кышка киптереп куйган җиләге түгел әле, диде Асия.

 Димим ич.

 Мин әле сабакта, сабакта.

 Өзелгән дигәнем бармыни?

 Димисең дә, сизмисең дә инде анысы.

 Каян алдың соң син бу эшләпәне? диде Харис, аның бу сүзенә ни дип тә җавап бирә алмагач.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3