Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 32.

Шрифт
Фон

Чат авылдагыча, ул каргалар кычкыруына уянып китте. Тик мондагылар авылныкылар ише генә түгел, әллә ничек ачыргаланыбрак кычкыра бугай. Әйтерсең лә һәммәсенең ояларын туздырырга, бөлдерергә керешкәннәр. Авылдагы өйләре тирәли дистәгә якын карт тупыл, аларның ботагы саен бер карга оясы, оя саен дүртәр-бишәр карга баласы, һәркайсының үз тавышы. Элегрәк каргалар зират каеннарына оялый торган иде. Алары корый башлагач (ә соңгы елларны авыл халкының зиратка үсентеләр утыртырга исе китми торган булып китте), каргалар авыл тупылларына таралышты. Баштарак Харис аларның ояларын туздыргалап та карады, ахырдан тимәс булды, күнекте. Таң тишеге белән уятулары гына кәефен кыра торган булып калды. Тик авыл җирендә иртәрәк тору хәерле.

 Киләсе калмаган. Мондый карга курорты минем үз өемдә дә бар! дип, балкон тәрәзәсеннән караган иде шаккатты. Нигәдер пышылдап: Асия, кара әле, ак каргалар! диде ул. Күпме гомер яшәп, ак карга күргән юк иде, менә хикмәт!

 Акчарлаклар ич!

Харис акчарлак күрмәгән кеше түгел. Кәрәкә күле сазлыгында байтак алар. Камадан менеп, бала чыгарып китәләр. Тик, ни хикмәт, алар болай кычкырмыйлар, күбрәк тавыш-өнсез генә очалар. Ә монда чәүкә чамасындагы коштан бер пар каргага җитәрлек тавыш чыга!..

Тагын бер шаккатарлык хәлгә Харисның ашап-эчеп, диңгез карарга дип пляжга чыгып баскач исе китте. Менә кайда икән ул дөньяның хикмәте белән нигъмәте! Аяк басарлык түгел киптерергә таратылган бодай шикелле эре ком өсте шәрә тәннәр белән тулы. Шәрә дип, тиешле җирләре капланган, гөнаһысы кирәкмәс. Ләкин авылда мондый сыйфатта күзгә чалынуның ни икәнлеген дә онытырга ярамый. Аның Асиясе авыл инешендәге Ярми чыгышының сары комлы ярына шушы кыяфәттә сузылып ятсын ди инде! Ул, хатынына борылып:

 Болай җыйнаулашып, су буенда авыл көтүе генә ята ич бездә! димичә түзә алмады. Анда да төшлектә өч сәгатькә генә!

 Бу сиңа Ярми чыгышы түгел диңгез! Чишен, ят, диде Асия.

 Әллә син дәме?

 Мин аннары. Асия, як-ягына карангалап алгач, күлмәге изүен биш тиен бакыр хәтле генә ачты да аңа эчтәге челтәр-мелтәрләрен чеметеп күрсәтте. Монда бүтән кирәк. Мин кибеткә йөгердем. Син чишен. Синең плавкиең әйбәт. Миңа да урын ал. Һәм ул, изү сәдәбен сәдәпләп, яр буена әле дә төркем-төркем булып агылган халык арасына кереп югалды.

Баскан урынында гына чишенгәч, Харис сузылып ятардай урын күзли башлады. «Ташкын кагып чыгарган бүрәнәләрмени, баш-аяклы буталышып яталар!» дип уйлады ул, аяк очларына гына басып диярлек атлый-атлый. Кешеләр, чын- лабрак карасаң, дөрестән дә агачларга тартым икән: кайсысының тәне каен тузыдай ак, кайсысыныкы нарат кайрысыдай көрән. «Каян җыелган берьюлы моның хәтле эшсез? Бу бит инде колхозың белән кырга чыгып яту белән бер!»

Үзен ул эшсезләр хисабына кертмәде. Беренчедән, путёвканы үзе сорап алмады, ирексезләп диярлек бирделәр, икенчедән, әллә аңа диңгез күрми үләргә дигәнме? Тик печән вакытында диңгез кайгысымы? Кышын сыер белән сарыкларга нәрсә ашатырсың? Председатель «юкка кайгырма» дигәч кенә барырга күнде. Әле ярый шундый председательләр бар дөньяда. Югыйсә колхозчы диңгез буена чыгып китә аламы? Май аенда кузгалыр иде бәрәңгесен кем утырта? Июнь, июльдә кем аның төбенә өя, кем сиңа печән җыя, утын әзерли? Аннары урып-җыю, тагын бәрәңге алу, мал-туар, кош-корт сую Ә кышын рәхим ит, җаның теләгәнчә кызын. Юк, рәхмәт инде, кышкы диңгезгә караганда мич башы җылырак икәнлеген генә Харис белә

Бу юлы кызык итте әле төкерде дөньясына! Балтасы ял итсен әле бераз, Асияне дә сыерлары сагынсын. Үч итеп, дөньясының зәңгәр түшәменә төкерә-төкерә, комда кызынып ятсын әле Харис Шәрәпов! Путёвка бәясенә комда кызынуны да керткәннәрдер аны.

Әмма пляжда аны көтеп тормаганнар икән буш җир юк, берәү дә урын бирергә җыенмады. Инде бүлмәсенә кереп китәргә дигән уй килгәндә генә, ул берәүнең сәгатенә караганын, аннары, сикереп торып, каядыр йөгергәнен күреп алды һәм аның урынына килеп ятты. Бернәрсәне генә искәрмәде Харис: хатынының үзен ничек табачагын. Шул уй башына килеп, тиз генә киенде дә Асиясе белән аерылган урынга барып басты. Ә ул тирләп, бите янып һәм кечкенә төргәк тотып кире килеп җиткәндә, яр буе аяк баскысыз тулы иде инде.

Асиягә ул кырын караш кына ташлады:

 Басып кына торыйк. Мин ләүкәдә кызынырга гына күнеккән.

 Безнең эш белән тетелгән тәннәрне мунча ташларына гына күрсәтсәң инде, диде Асия.

Ә Харис, тирән үпкәсен яшерергә теләүдән, ышкылып тоныкланган пыялалы кара күзлеген киде. Ул үзен, бигрәк тә Асиясен кызганып куйды. Асия, таңнан торып, чуар сыерны сауганда һәм малларны көтүгә куганда, ә ул ишегалды себереп, абзар чистартып йөргәндә яки сукага җигелгән ат каулап күрше Гайса белән бәрәңге бакчасын сызганда, кемнәрдер кайнар комлы ярларга йөзтүбән яисә чалкан яткан көйгә аркаларын каралта йә корсакларын кыздыра икән ләбаса! Ә бу хакта һич кенә дә башына китермичә, Асия җәйләвенә йөгергән, ул, һич кенә дә уйламыйча, төзелешенә ашыккан. Шулай итеп, көн артыннан көн, ел артыннан ел үткән, гомер тәгәрмәче тир белән майланган күчәрдә әйләнгән дә әйләнгән. Ә күз диңгез суы күрергә, тән ком җылысы тоярга, җан тынычлыкка, гамьсезлеккә сусаган икән. Моңа төшенгәч, Харисның күңеле иркенәеп китте. Игеннәргә бик кирәкле яңгыр яуган чакта сөенгәндәге шикелле.

 Төшендеңме инде? диде ул хатынына.

 Нәрсәсенә төшенәсең моның? Кеше иртүк чыккан да яткан. Иртәгә без дә шулай итәрбез урынны алдан ук алып куярбыз.

 Иртәгә генә түгел.

 Әйе, көн саен. Иртүк уянырга безгә күнегәсе юк.

 Бар, Асия. Иртәгә генә түгел, ел саен бер шушындый төшләрдә ял итәргә күнегәсе бар.

 Ел саен? Акча каян төткәрермен дисең?

 Анысы табылыр аның. Ә менә гомер дигәнең бердән гайре бүтән табылмас. Җәренгә тагын киләбез.

 Нәфесең Әле бусын башламаган җәренгә. Ә путёвка? Колхозда әллә син генәме?

 Минем ишеткән бар ансыз да мөмкин. «Кыргый» булып.

 Җитмәгән тагын. Без болай да кыргый. Бакчы, торабыз басып, ә кеше ята Ә мин шундый купальник алдым, дип сузды Асия, аңа кояшка караган күк карап. Кисәм танымыйсың инде.

 Синеме? Харис кеткелдәп куйды. Сине мин алтынга төренсәң дә таныйм!

 Сыер савучы авыл хатыны икәнлегең әллә кайдан кычкырып тора дисеңме? Асиянең тавышы калтырап, пышылдап чыкты, әле генә төргәген күкрәгенә кысып торган кулы, хәлсез канаттай, аска шуып төште. Шул кулны карашы белән озатканда, Харис Асиянең калку, тик җәенкерәк күкрәген, үлчәве мулрак күлмәге эчендә дә сизелеп торган матур нечкә билен, киңрәк, мәгәр тигез дугаланып торган ботларын һәм кояшта янган көчле аягын карап чыгарга өлгерде. Тик ул хәтта аркаларындагы элмәкләренә хәтле ычкындырып кызынган хатын-кызлар белән тулы ком ястыгында Асияне күлмәксез хәлдә күзаллап, шикләнеп куйды. Мәк бөртегеннән алып бодай зурлыгынача сипкелләр белән тулган, тәне тазалыгына карамастан, ач яңаклы битен кая яшерер Асия, сүтеп җибәрсә, тез чокырына җитәрлек авыр, йошмак толымын нишләтер, тавык йомыркасыдай ак тәнендәге пионер галстугына охшап каралган изү эзен ни белән каплар? Юк инде: алтын кием кисә дә, аның Асиясе авыл хатыны, һәм аны Харис җәһәннәм караңгылыгыннан да танып алыр күк.

Оятына каршымы, бәхетенә яки кызганычка каршымы, танымады. Танымады дигәч тә, алай ук түгел, таныды. Тик Йа Хода! Каршысында күктән төшкән фәрештәдәй пәйда булган ул зат аның Асиясе идемени соң?!

Бу инде икенче Харис пляжның урта бер җирендә урын алып калырга һәм иртәнге аштан соң ук ике кеше ятарлык йомшак җәймә җәеп куярга өлгергән көн иде.

Ул үзе баскан урында гына чишенеп ятты. Ә Асия кабинага кереп китте, хәзер аның башы белән аягы гына күренеп тора.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3