Минем ярату синең эчтә, диде ул. Ә син аны, чикләвекнең төше шикелле итеп, үз эчеңдә саклыйсыңдыр шикелле.
Бәлки, ул синеке түгел, үземнең яратудыр?
Ярату ул үз яратуыңны бүтәндә сөйгән кешеңдә саклый белү.
Ул матур сүзләр сөйләнеп ятуына оялып һәм үкенеп куйды: хисләрен ачып салуны өнәми иде. Саранрак тоткан акча озаккарак җитә.
Ул төзелә башлаган пирсның бетон баганалары арасыннан күренеп торган ак күбекләрне карарга кереште. Алар өч юан торбадан аккан суның диңгезгә көчле, тыгыз агымлы тау елгасыдай бәреп кергән урында барлыкка киләләр һәм дулкыннар арасында әкрен генә эреп юкка чыгалар иде. Ул күбекләр- не туган авылындагы инештә йөзгән казларга охшатырга теләде.
Хатынына нидер сөйлисе килүен исенә төшерде. Тик ни оныткан иде инде. Хәтерләргә дә иренде.
Ул торды да кызын чакырып алды: шәһәрдә калган балыклы савытларына җәяр өчен төрле төстәге ташлар җыя башладылар. Аларның әле аквариумдагы балыкларга кирәкле ниндидер матдә бүлеп чыгара-чыгара эреп бетә торган куе яшел төстәге ташлар да эзләп табасылары бар. Берне тапканнар иде инде. Күз яше кадәрле генә, тавык йотып чыгарган пыяладай тонык. Икәүләшеп, вак чуерташны бармак битләре һәм кул сыртлары белән ишә-ишә эзләделәр. Аның шушылай, куе чәчне аралап, чал бөртекләр эзләгәне бар. Кайчан һәм кемнекен исенә төшерә алмады.
Дулкын бөтен ташларны да шомартып бетергән. Ишкәндә күмелеп калган бер ташның вак тамгалы чуар өслеген нәрсәгәдер охшатып, ул кире актарып алды. Беренче карашка, ул кояшта янып, сипкелләре чыккан йөзне хәтерләтә иде. Хатынының йөзе шундый. Юк икән: тамгаларны вак кына рәсемнәр хасил иткән һәм алар тәртип белән тезелешкән. Дөресрәге, тәртипсезлек белән; әмма нәрсәнедер тәгаен хәтерләтә. Биектә очкан эре кошларны бугай. Ә бәлки, түбәнтен очкан вак кошларныдыр? Әйе, соңгысын хәтерләтә. Август ахырындагы зур көтү булып укмашкан сыерчыклар җыенын. Ә мондый җыенны аның үз авылында гына күзәткәне бар.
«Тагын авыл», дип уйлады ул. Һәм хатынына ни әйтергә теләгәнен исенә төшерде: аның иртәдән бирле туган авылына кайтасы килгән икән.
Кайтыйк әле без, диде ул, хатыны янына килеп.
Хатыны сәгатенә карап алды.
Кызыныйк бераз, диде ул. Төшке ашка хәтле кырык җиде минут бар ич әле.
Мин авылга дим.
Шулай кинәттәнме? Хатыны торып утырды.
Кинәттән? Кинәттән кызыграк.
Дачаны карагач. Чүп баскандыр.
Ярый соң, дачаны утагач. Җиләк вареньесы кайнатабыз да
Каен себеркесе әзерлисең дә бар әле. Соңармадың ук микән инде?
Яз соңарып килде. Җәе дә елдагыдан салкынчарак. Себеркенең нәкъ вакыты әле.
Авылга бүләкләр алып кайтырсың, диде хатыны. Төш- тән соң Гаграга барып кил. Көньяк бүләкләре тансык була ул.
Ә син?
Мин әйберләрне җыйныйм.
Бүләкләр түгел, күчтәнәчләр! дип төзәтте ул, тавышын күтәреп. Аның хатынына ачуы чыкты. Ул иренең авылына кайтуны өнәп бетерми. Моны теле белән әйтмәсә дә, белгертергә җай таба белә. Ир аның үзе белән бергә күчтәнәчләр алышырга бармавын да шуннан күрде. Нәрсә алсам да, бәйләнәсе түгел, аң бул! диде ир.
Төшке ашны ашаганнан соң, хатыны акча санап бирде.
«Кызык, дип уйлады ир, як-ягында кипарислар, эвкалиптлар үскән юлдан автобуста барганда. Үзем эшләп тапкан акчаны миңа ике тапкыр санап бирәләр: бухгалтериядә һәм хатыным. Һәм өченче тапкыр анысы кайткач тагын хатыным санап ала. Хәер, моны мин үзем шулай теләдем. Тик, һәрбер матур теләк кебек үк, бу теләкнең дә асылында яткан мәгънәсе танымаслык булып ямьсезләнгән иде инде».
Ул акча синеке генә түгел, дия иде хатыны, бу хакта сүз кузгалганда.
«Анысы дөрес, дигән нәтиҗәгә килде ул тагын бер тапкыр. Ләкин мин үземнекен үзем урлый алмыйм ич инде. Чик куярга вакыт санамыйча гына бирсен».
Әмма ул моны шундук онытачагын, барысы да әүвәлгечә калачагын һәм моның үзе өчен уңайлырак икәнлеген дә бик яхшы белә иде.
Ул, хатынын гаҗәпләндереп һәм кызын куандырып, кәрзин тулы конфет тотып кайтып керде.
Күчтәнәч, диде ул, хатынының карашына җавап биреп. Кечкенә чакта мин сары чәчле булганмын һәм баллы яратканмын.
Хәзер синең чәчең кара инде, ә баллы сиңа килешми, диде хатыны.
Баллы миңа килешә, диде кызлары. Минем чәчем сары.
Көлешеп алдылар.
Нигә конфет алдың? дип сорады аннан хатыны.
Өйнең кайсы гына почмагына яшермәсеннәр, мин яше- реп куелган шикәр-конфетларны табып ала идем, диде ир. Без алты малай үстек. Алты малайдан әйбер яшерүне күз алдыңа китерә аласыңмы? Шул хакта язып карасаң, ә?
Хатын кәрзингә ишарәләде.
Бу шуңамыни язарга?
Ә бервакыт мин әнинең студент апа алып кайткан шикалат конфетын урлап ашаган идем. Хәтерлим әле «Карлыгач» дигән конфет. Бер кесә урлаганмын. Ашап бетереп булмады, абзар артындагы иске салам чүмәләсенә яшереп куйдым. Икенче көнне карасам юк.
Яшергән җиреңне бутагансыңдыр, синең хәтерең начар бит. Кибеттә акча да санап бирә, санап ала белмисең.
Исеннән тычкан йә эт табып алгандыр, күрәсең. Конфет исе ич. Шикалат!
Пианинога яшерәсе иде, диде кызлары.
Ир көлемсерәп куйды. Ә хатын иренең гадәттә бөтен тирәнлеге белән елмая торган күзендә сагыш кына күрде.
Кызым үземә охшаган икән, диде ир, кызының сары чәчен сыйпап. Ә мин, чыннан да, өйдә мандолина эленеп торганын онытканмын. Аннары ул, хатынына туры карап: Минем әнигә шул урлаганым бурычын түлисем килә, дип өстәде.
Хатыны аннан күзен яшерде дә әкрен генә:
Вафат ич инде ул, диде.
Вафат? диде ир һәм, нидер исенә төшергән шикелле, конфет тулы кәрзингә текәлде.
Ни булды? диде хатын, пышылдап һәм кычкырып: Сиңа ни булды?! дип сорады.
Курыкма, диде ире, аны кочаклап. Төш күрдем, бары шул гына Аша, аша, кызым, диде ул, кәрзин алдына тезләнгән килеш конфет актарган кызының сары чәчен тагын бер тапкыр сыйпап. Синең чәчең сары. Тик ул каралыр әле.
«Ә аннары агарачак, дип күз алдына китерде ул. Ул чагында, вак ташларны аралап, яшел таш эзләгәндәге шикелле итеп, чал чәчләреңне чүплисе булыр. Кайчандыр мин әнинекен чүпләгән кебек. Ә бервакытны син арыган тавыш белән улыңа: «Инде чалларын түгел, караларын чүпләү кирәк», диярсең.
Төш күрдем, диде ул, хатынының күзенә янәдән карап. Төш. Әнине. Исән итеп
1979ИНДЕ МӘҢГЕГӘ
Июнь ахыры һәм июль башында балта остасы Харис белән аның хатыны Асия Кара диңгез буендагы бер санаторийда ял итеп кайттылар. Һәм менә шунда, һич уйламаганда, Харис гашыйк булды. Үз хатынына. Юк, сүз аның өйләнгән чагындагы мәхәббәте хакында түгел. Беренче сөюләр китап битләре арасына кыстырып киптергән истәлек чәчәген генә хәтерләтә иде инде. Йокысыз иртәләрне Харисның бу хакта түшәмгә карап уйланганы да бар хәтта. Әнә шул түшәм буявының иң элгәрегесе сыман, беренче хисләр хәтернең әллә ничә катламы астында калган инде. Беренче катлам сабый бала кулының юка тиресе сымак үтә күренмәле, нәфис иде бугай. Ә хәзер, балта сабы сөялләтеп бетергән кул шикелле, ул хис әүвәлге сизгерлеген югалта башлады, ахрысы.
Баксаң, Харисның йөрәк астында, учак кабызып җибәрер өчен киптерелгән каен тузыдай, бернәрсә калган икән әле. Менә шуңа очкын төште дә аны дөрләтеп җибәрде. Ул очкын үз хатыны Асия булып чыккан икән, моңа ник көенергә? Бәлки әле, бергә гомер иткән, бер телем ипине урталай бүлеп ашаган хатыныңа, инде актыккы хисләрне яңадан җыеп, кабат гашыйк булу сирәк килә торган бер бәхеттер ул? Һәрхәлдә, Харис моны шулай кабул итте.
Кызык кына килеп чыкты, каһәр.
Бу аларның диңгезгә үз гомерләрендә беренче мәртәбә килүләре иде.
Төнлә килеп урнашканга, беренче көнне алар соң гына уянды. Таң белән торырга күнеккән авыл гадәте ул көнне аларга хыянәт итте. Һичкайчан булмаганча, үзе бер, хатыны икенче тахтада йоклаган. Хәтере ялгышмаса, күзен Асиясе белән уртак җәймә астында йомган иде бугай, төнлә күчеп яткан, күрәсең.