Пьеса өчен! ди ул, фужерлы кулын югары күтәреп.
Андагы ирнең хатынын ташлап китәргә мәҗбүр иткән җүләрлеге өченме?
Китми ул.
Ышанып әйтәсеңме?
Сәхнә кагыйдәсе шулай таләп итә.
Уен кагыйдәсеннән битәр, тормыш кагыйдәсе дә бар ич әле Синең героиняң өчен эчә алмыйм мин. Үпкәләмә, яме?.. Чөнки андый түгел мин, шаярма, Гыйззәт Үкенмәгәең.
Үзем уйлап чыгарган пьеса өчен ник үкеним икән? Мин үземә генә үпкәләргә хаклы. Ул үзе генә эчә. Уен кагыйдәләренә карап, тормыш кагыйдәсен бозмыйлар пьеса шул хакта.
Синең андый уйдырма пьесаңнан (Кәүсәрия «уеныңнан» дия язып калды) минем елыйсым килә!
Пушкинча әйттең: «Уйдырмадан яшьләремне түгәм»
Ул героиняң иреннән китсен. Алай яшәү дөрес түгел.
Тамашачы матур тәмамланган спектакльләр ярата. Һәр уеннан уймак чыга димәгән. Киреләнеп, режиссёрны ачуландырырга ярамый.
Минем яшәү режиссёрым бар тормыш Йөрәгемнеке син Кәүсәрия караңгы тәрәзә каршына барып баса, ә аны кыйгач яңгыр эзләре чылаткан Яфраклар коела. Көз җиткәч, яфраклар агачыннан аерыла Бәлки, иске вариантны калдырырсың?
Юк инде. Жирәбә салынган. Репетиция башланды.
Әле синең генераль репетициягә кадәр вакытың бар.
Күкеле сәгать тугызга суга.
Соң икән инде. Минем режиссёрга шылтыратасым бар ич әле. Гыйззәт ашыгып телефонга таба бара, чиләккә абынып чак егылмый кала. Ә аннары чүп түгеп керәсем
Үзем түгим.
Юк. Син ваннага кер, аркаңны уармын да син юынган арада түгеп керермен. Тартасым да бар. Ул телефон трубкасын ала, номер җыя, ләкин Кәүсәрия, килеп җитеп, рычагка баса.
Алайса, иптәш корреспондент, бар, автоматтан шылтырат. Берочтан тәмәке дә тартырсың.
Ә! Сиңа граф Монте Кристо шылтыратырга тиеш бит әле! Гыйззәт, көлә-көлә, өстенә куртка кия. Уңышлар телим!
Бәлки, көтеп торырсың? Бергәләшеп көләр идек.
Кемнән?
Билгеле, синнән түгел, ди Кәүсәрия, Гыйззәткә охшатып.
Ярар инде. Психологик тәҗрибәңә комачауламыйм. Аннары көләрбез, дип, Гыйззәт чүпкә әйләнгән кулъязмалар тутырылган чиләкне алып чыгып китә.
Көлке көлә килер, артыңнан куа килер, дип пышылдап кала Кәүсәрия. Ул, көләргә дә, еларга да белмичә, дулкынлануын басарга тырышып, бүлмәдә арлы-бирле йөренергә керешә. Ниндидер бер карарга килеп, урындыкка баса да шифоньер өстендәге чемоданны үрелеп ала. Һәм, тавышсыз гына елый-елый, аны ачып куя. Чемоданның кара эче аны шомландырып җибәрә.
Гыйззәт тә тыныч түгел. Ул хатынының «генераль репетициягә хәтле» диюенең мәгънәсен аңларга тырыша. «Кәүсәрия Монте Кристо белән очрашырга риза булса нишләргә?»
Кәүсәрия уйнаткычка тәлинкә куя танго, моңсу танго. Тормыш кагыйдәләрен бер минутлык уеннар белән какшат- маска кирәклеген искәртеп торган мәңгелек танго. Аның Гыйззәте заман ритмнарын ярата. Ә танго, сөюнең мәңгелек кагыйдәсе кебек, мәңгелек. Кәүсәриянең, тәрәзәне ачып, бар дөньяга: «Уеннан уймак чыга бит, Гыйззәт!» дип кычкырасы килә.
Гыйззәт телефон будкасының кызыл буяуга буялган эченә керә. Әйтерсең лә ниндидер җанварның кызыл авызына эләгә хәтта тирләп тә китә шикелле. Ул номер җыя. Гыйззәт җиде-кырык-кырык тугыз дигән саннар җыелмасын үзенең хатыны белән тоташтыра дип уйлый. Ә Кәүсәрия ире белән үзе арасындагы телефон тоташтырачак күренмәс җепләрнең бүген өзелергә ихтимал икәнен аңлый иде. Ул телефонның шылтырамавын тели. Бүген Гыйззәтнең режиссёры ул, Кәүсәрия. Ул үзе белән кырыс сынау уены уйнаган мондый ир белән кала алмый. Ул телефон янына килергә ашыкмый әле. Гыйззәт трубканы куяргамы-куймаскамы дип икеләнеп тора. Кәүсәриянең түземе бетә, ялтыравыклы кара телефон аңа үз авызына тылсымлап бака тартып китерүче бөгәрләнеп яткан кара елан булып күренеп ала. Ул, күз яшен сөртеп, трубкага үрелә.
Хәерле кич, ханым.
Синме бу, Монте Кристо?
«Син» дип эндәшүегезне ничек аңларга һәм кабул итәргә кушасыз?
Үзең теләгәнчә.
Очрашабызмы? дигәнне ишетә Кәүсәрия. Тик телефоннар Гыйззәтнең «Аннары инде беләбез синең кем икәнеңне, Кәүсәрия Җәүдәтовна» дигән уен да ишетерлек итеп эшләнмәгән шул әле. Бәлки, берзаманны шундыйларны да уйлап чыгарырлар.
Бу безнең соңгы очрашу булыр, ди Кәүсәрия.
Нигә соңгы?
Анысын синең миннән ни теләгәнеңне белгәч әйтермен Кайда очрашабыз?
Мин борылышта булырмын.
«Борылышта шул, борылышта», дип уйлый Кәүсәрия.
Мин дә чатта торам бугай, ди ул, ачык чемоданга карап. Кайсы якка борылырга да белмичә басып торам менә.
Миңа каршы кил.
Сиңа каршымы, әллә Монте Кристо каршысынамы?
Миңа каршы, ди Гыйззәт. Очрашканга кадәр сау булып тор.
Әйе, соңгы очрашуга кадәр, Гыйззәт.
Гыйззәт эсселе-суыклы булып китте. Ул кергән җанвар, аны мәңгегә шунда калдырырга исәпләп, авызын япты мәллә? Теләми моны Гыйззәт, теләми!
Алло, алло! Аның чигәсендәге кан тибешен санагандай, микрофоннан озын зыңнар пульсы гына ишетелеп тора. Кәүсәрия трубканы алмый. Гыйззәт будкадан атылып чыга, өйгә таба йөгерә, юеш асфальтта кызыл чиләк кенә утырып кала. Аның уенының беткәнлеген белгерткән соңгы нокта. «Начар драматург мин, дип уйлый Гыйззәт. Ә Кәүсәрия тормыш кагыйдәләренә генә буйсынган искиткеч актриса».
Премьера! Авторны!.. дип, Кәүсәрия чемоданга киемнәрен тутыра. Кинәт әнкәләрендәге улы исенә төшә. «Шамилем янына бармаганыма өч көн инде». Ире Гыйззәтне ул елый-елый кул чабып каршылый: А-фә-рин!..
Һәм чемоданына күлмәкләрен тутыра башлый
1978ТӨШ
Диңгез буендагы ялларының соңгы көне иде.
Төштә әнине күрдем, диде ире хатынына.
Ничек итеп?
Мм хәтерләмим.
Ул, әнисен ничек итеп күргәнен онытканга үзен гаепле тоеп, хатынының күзенә карап алды. Аның күзе куе көрән төстә һәм иренең төше белән бөтенләй кызыксынмый иде бугай. Ул әледән-әле әйләнгәләп ята; шул арада, затлы тун кигәндәге кебек, кояшта янган тәненә куана-куана караштырып ала.
Ә мин йоклый алмадым, диде хатыны. Ашказаны авыртты.
Ешлады, диде ире, төшен хәтерләргә азаплануын ташлап.
Үзем дә куркам инде.
Кайтуга тикшертерсең.
Кая инде! Дачаны чүп баскандыр.
Җиләк өлгереп бетмәсә ярый инде.
Безнең анда һавалар нинди икән?
Әйбәт елдагыдан салкынчарак.
Алайса, ник әйбәт булсын?
Җиләк нәкъ без кайтуга гына өлгереп җитә. Җылы булса, өлгереп, күптән бозылып бетәр иде инде.
Сиңа әйбәт, диде хатыны. Ә андагы кешеләргә?
Әйе, дип килеште ире. Һәркем диңгезгә бармый.
Ком эссе, йомшак иде. Ә тирәндәрәк салкынча, дымлы.
Күңеленә кинәт: «Ә безнең бәрәңге бакчасының туфрагы йомшак, салкынча», дигән уй килде.
Җил көнбатыштан якындагы бер абхаз авылы ягыннан исә иде. Авылның бу башындагы сыер фермасыннан сизелер-сизелмәс кенә булып тирес исе килеп тора. Бу да аңа үз авылын исенә төшерде. Күптән кайтканнары юк иде инде.
Пес-с итәсем килә, дип, кызлары йөгереп килде.
Каптыр әле, диде йөзтүбән яткан хатыны.
Ире, аңлап, иренеп кенә аның лифчик каптырмасын эләктерде. Хатыны, торып, кызларын бамбук арасына алып барып килде. Аннары үзе дә суга кереп китте. Һәм, тиз генә чыгып, йомшак сөлгесенә аркан сузылып ятты.
Син шәп каралдың, диде ире, сокланмыйча гына. Шикалат төсле. Юк, тутыккан тимер. Дөресрәге, чикләвек кабыгы төсле.
Миңа карап торганда да язма әле, яме! диде хатыны. Миңа шикалат төсле булды ни дә чикләвек кабыгы төсле булса ни кызынам, бетте-китте.
Әйе, мин язганда кулланыр өчен онытмаска тиеш Бүтәннәргә карап язуымны теләмисеңдер ич?
Хатыны эндәшмәде.
Черем итеп ал, диде ул хатынына. Үзе, кайчандыр күптән печәнгә ятып тургай карагандагыча озаклап, акчарлак көтүен озатып калды. Бу диңгез акчарлакларының, эре һәм тук булганга, ыгы-зыгысыз, дәрәҗәле очканлыгын күңеленә салып куйды.
Бераздан хатыны, күзен ачып:
Ә ник менә чикләвек төсендә? дип сорады.
Белмим, диде ире башта. Аннары: Чөнки мин сине яратам, дип өстәде.
Чикләвек кабыгы төсенең моңа ни катнашы бар?