Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 27.

Шрифт
Фон

Ә беркөнне кичкә кырын авылның ике очыннан бер-берсенә кара-каршы ике төркем якынлаша башлар. Алларында, яшь киленнәрнең аллы-гөлле сөлгеләре эленгән колга тотып, берәр бабай барыр. Аларның берсе тәгаен Әкрам карт булыр. Ул тыкрыкка җитәрәк, егетләр Заурның янтыгына төртеп-төртеп куярлар. Теге кыз заты юри генә, гореф-гадәт кушканча гына, чолангамы кая качкан булыр. Заур барыбер табачак аны. Табачак та егетләр каршына баянының каптырмасын яшел каймалы ефәк кулъяулык белән бизәп чыгар. Ул өйгә соңыннан Хатип та керердер. Ләкин теге кыз Сабан туена бер генә кулъяулык чиккән булыр шул. Кызларның Сабан туена берәр генә кулъяулык чиккәнлеген Исрафил Бакиров онытмаган әле.

Тиздән, бу болынны тутырып, көрәш мәйданы җыйналыр. Бәхет менә шул инде ул үз көрәш мәйданың булу, шуннан торып, дөньяга үзеңнең кемлегең хакында аваз салу, җиңү даулау.

19761978

УЕН

I

Берәү булса, Кәүсәриянеке ише тормышта куанып кына яшәр иде. Ләкин ул эштән соң буш квартирга кайтып керүне өнәми башлады. Тол хатынмы әллә ул? Чынлап уйласаң, аның Гыйззәте кунарга гына кайта. Ашый, йоклый, китә. Ашый, йоклый Ул хәтта ял көннәрендә дә юк шикелле һаман язу белән мәшгуль. Ашавы аяк өсли, йокларга ятса күзе ачык. Төн уртасына хәтле утыруы җитмәгән, урын-җирдән сикереп тора да, ут кабызып тормастан, өстәле янында кәгазь кыштырдатырга керешә.

Кәүсәрия, тыштан йозакны ачканчы, кыңгырау төймәсенә басып ала. Янәсе, ул шылтырата, аны көткәннәр, аңа ишек ачалар Юк, ишекне ул үзе ача. Эчкә уза, ә анда телефон шылтырый икән. Туфлиен салып түргә узганчы, телефон тына да. Аннары ул чишенми генә кухняга үтә, анда сөтле сеткасын калдырып чыккач, портфелен идәнгә куеп, караңгыда гына плащын сала, күлмәген халатка алыштырып кия. Шуннан соң гына ут кабыза. Ә бәлки, аның күлмәген яктыда алыштырып, иренең үзенә карап торуыннан ояласы киләдер? Ул чагында каршыдагы йорт тәрәзәсеннән берәүнең бинокль белән күзәтүенә төкереп тә бирмәс иде! Өстен алыштырганда, ул менә ни өчен ут кабызмый. Ләкин иренә: «Син минем чишенгән чагымны карап тор, минем ояласым килә», дия алмый лабаса инде ул!

Кәүсәрия алып кайткан сөтен кәстрүлгә салып кайнатырга куя. Табада май эретеп, йомырка тәбәсе куыра, дүрт алма, яшел суган, күрәгә юа. Шуннан соң бүлмәгә чыгып, телефоннан шылтырата, тик озын зыңнар гына ишетә. Аннары ул озаклап табын әзерли, күкеле сәгатькә күз төшереп ала да, уфтанып, кухня утын сүндерә, бүлмәгә чыккач утны кабызып, телевизорны тоташтыра, кәнәфидә алма ашый-ашый, бермәл карап утыра. Моңа да озак түзми, кичә юган керләрен үтүкләргә керешә. Кичә кер юу, бүген үтүкләү, иртәгә бәйләү (иренә шарф), берсекөнгә

Бары тик шул вакытта гына, сискәндереп, ишек кыңгыравының чыңлаганы ишетелә. Гыйззәт, аны куркытмаска тырышып, төймәгә кыска гына итеп басып ала, ләкин Кәүсәриянең бер дә сискәнми калганы юк әле.

Ул ишекне барып ача, кухня утын кабыза да йомырка тәбәсен җылытырга, чәйнекне тагын бер кат кайнатырга куя. Исенә төшеп, чәйнектәге суны түгә дә краннан яңа су агызып утырта иренең үт куыгы авырта, врачлар аңа бер кайнаган суны яңадан кайнатып эчмәскә кушканнар. Күкеле сәгать сигезне суга. Ире чишенеп керә дә алма ашый башлый, ә Кәүсәрия сүзсез генә аңа карап тора.

 Ник дәшмисең? ди Гыйззәт.

 Ә син?

 Карыным ачты.

 Минем дә.

 Аша, кем куша ашамаска?

 Сине көтәм.

 Рәхмәт.

Кәүсәрия өстәлгә чыжлап торган йомырка тәбәсе куя, аны тәлинкәләргә бүлә.

 Шушы гынамы? дип йөзен чыта Гыйззәт.

 Бисмиллаңны әйт туярсың. Күбрәк ипи аша.

 Ипи нәрсә! ди ире, нидер исенә төшереп. Чыгып китә дә ялтыравык тышлы китап тотып керә. Айзек Азимов! Менә ул эшли, ичмаса! Ике йөзенче китабын язып ята. Берүзе. Секретарьсыз, стенографист, машинистка һәм референтсыз! Өлгерә дә соң кеше!.. Мин дә әзрәк аңа охшаган, әйеме?

 Кай төшең белән?

 Иң кимендә, секретарь, стенографист, машинистка, референтсыз эшләвем белән.

 Ә мине кая куясың? Аларның бөтенесен мин сиңа берүзем алыштырам түгелме соң?.. Өстәвенә поварың да хәтта сөяркәң дә шикелле куна гына кайтасың ич инде Кәүсәрия үз сүзләреннән үзе оялып китә. Ул ялтыравык тышлы китапны ала да, аны актаргалап: Ипи алып кайттыңмы соң? дип сорый.

 Шылтыратып әйтмәдең ич.

 Бүген онытканмын, дигән була Кәүсәрия. Әмма онытмаган, ә көн саен әйтеп торудан туйган инде. Ипине кем алып кайтырга тиешлеген алар өйләнешкәннең икенче көнендә үк бүлешеп куйганнар иде. Кәүсәриягә ул чагында моны әнкәсе өйрәтте. «Өйгә кайтмый торган сарыкны авылда ипигә күнектерәләр», диде ул, башы күккә тиеп йөргән Кәүсәрияне бер аулакта туры китереп. «Ул сарык түгел ич Гыйззәт!» «Кайгырма, сарык чагы да булыр». «Аннары соң бу авыл да түгел, ә шәһәр». «Сарыкларны вакытында кайтартмый торган тозлар шәһәрдә инде ул, кызым!» Юк, Кәүсәрия иренең соңга калулары сәбәбен чит ипиләргә кызыгуда түгеллеген бик яхшы белә. Тик әнкәсе әйткән сүзләр ул чакны аның күңеленә ярыйсы ук нык оя корып куйган иде. Шуннан бирле ипи алып кайту Гыйззәтнең көндәлек вазифасы булып китте. Ипи гаилә табынына көн дә кирәк. Кәүсәрияне ач калдырасың килмәсә, ипи алып кайт, Гыйззәт. Әмма онытма кичке табын сәгать җидедә!.. Инде менә сигезләргә кадәр кайтмый башлады. Моннан соңарганрак көннәре дә байтак.

 Сөткә кергәнсең. Шуннан бер адымдагы кибеткә дә керә кайтсаң, аягыңа сөял чыгар идемени? ди Гыйззәт канәгатьсез генә.

 Букчага сыймый.

 Буш кулыңны селтәп кайттыңмы?

 Ә портфель?

 Култык астыңа кыстыр идең.

 Портфельнеме?

 Ипине! Гыйззәтнең тавышы шактый күтәренке чыга. Гомумән, ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомер һаман бер проблема! Кызса, Гыйззәтнең шулай гаилә бәхәсен фәнни нигездә хәл итәргә омтыла торган гадәте бар. Сүзне ул тарих белән бәйләп тәмамлый: Хан кызы булып беттегез

 Көн дә вакытында кайтсаң, ярты бөтен ипи ала кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода! Әйткәненә фаҗигалерәк төс бирер өчен, Кәүсәрия кулларын ялварган кыяфәт белән югарыга җәеп җибәрә. Шәп принцип, көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалаша. Фельетон язарга менә дигән чимал, игътибар ит, иптәш корреспондент.

 Хәзер фельетоннарны шул хакта язсаң гына инде, дип килешә газета корреспонденты Гыйззәт һәм плащын да киеп тормастан чыгып китә. Ул тиз арада әйләнеп керә дә өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя. Ә нигә ул ипине ике көнгә бер бөтен итеп алмаска? Врач миңа искергәнрәк ипи ашарга куша.

Бер-берсенә карашмый гына ашый башлыйлар.

 Андамыни эш?!

 Күптән шулай диләр аны. Белмиләр ди хәйләңне.

 Хәйлә?

 Хәзерге заман ирләрен ипи белән кендегеннән бәйләп куя алам дисеңмени? Синең баш булып синең баш шуңа җитмәгәч.

 Бәлки, мин синең тавышыңны ишетәсем килептер ди Кәүсәрия, өчәр күрәгә салып, чәй ясый. Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың. Миңа синең вакытында өйгә кайтуың кирәк.

Ире, ни әйтергә белмичә, тамагын кырып ала.

 Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән, ди ул, бик зур ачыш ясагандай. Аяклары какшаган, селкенәләр. Алганыбызга дүрт ел ич инде.

 Боларына бер ел. Тегеләрен әниләргә бирдем.

Үзенең кем икәнлеген белгертергә сәбәп чыгуына эчтән куанып, инде ире һөҗүмгә күчә:

 Һаман әнкәләреңә! Нинди эш ул? Сатып алырга өлгермисең, икенче көнне үк аларга күчә.

 Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата Улыбыз Шамил туганга бер ел үттеме-юкмы анысын да аларга биреп җибәрдек ич. Инде алты ел тора! Моңа каршы килмәдең шикелле?

Гыйззәткә дә чигенергә туры килә. Алай да нинди җиңелүдә дә ир ир булып кала белергә тиеш:

 Барыбер аяклары какшаган, ди ул, карышып.

 Юк. Шөрепләре какшаган. Софа аяклары алар менә какшаган, шыгырдый. Күршеләрдән оят

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3