Көнләшерлекләре дә булгандыр. Илнур бик әллә кая киткән чибәр егет тә түгел, өс-башы да гади генә, күбесенчә абыйсыннан калган киемнәр Кесәсе дә такы-токы. Әти-әнисеннән матди ярдәм бик эләкми, үзе каян эш таба шуның исәбенә көн күрә, ә эш дигәнең гел генә табылып та тормый. Менә шундый гади генә егет янында Ләйлә кебек алиһә йөргәч, көнләшсәләр дә аптырырлык түгел инде.
Әлбәттә, Илнурның кимсенгән вакытлары да аз булмады. Ләйләне затлы рестораннарга йөртәсе, диңгез буйларыннан ял иттереп алып кайтасы иде дә бит Һич югында уртача гына бер җиңел машина белән каршы аласы, озатып куясы, теләгән җиреннән әйләндереп алып киләсе иде. Тик әлегә аның мөмкинлеге юк шул. Әлегә
Ләйлә моңа артык игътибар итми иде бугай. Акыллы кыз ич инде ул, барсын да аңлап тора, үзе дә Илнурныкы шикеллерәк гади гаиләдә туып үскән кыз. Бөтен илдә акча хакимлек итсә дә, алар дөньясында мәхәббәт тәхеттә иде. Алар бар, бергә һәм шуның белән бәхетле иделәр.
Көннәрнең берендә аларның төркеменә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, ашык-пошык ясалган Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.
Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы ис китмәле бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән чыккан шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды инде, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта экономика факультетында да укый, филологияга килүенең сәбәбе бер монда иңглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә, Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар.
Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхәрәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет кешегә Ләйлә кебек аркылы килеп булмый, килешми ул. Ә кызларга килешә. Аларга ни әйтсәләр дә гафу ителә.
Аз-маз акчасы булмасмы дип, бер төркем егетләр белән Илнур өй түбәсе ябарга ялланган иде. Тик беренче көнне үк түбәдән егылып төште дә хастаханәгә эләкте. Ләйлә бу хакта белү белән тәмлешкәләрен төяп килеп җитте, озак сөйләшеп утырдылар. Ләйлә дәресләр турында, нинди темалар үткәннәре хакында сөйләде. Аның янында рәхәт иде. Кыз шулай көн дә килеп йөрде, бераздан көн аралашка күчте, ә ахырда бөтенләй килмәс булды. Илнурның аягы сынган иде, төзәлүе никтер озаккарак китте. Ләйләнең килмәвенә дә аптырырлык түгел, тиздән имтиханнар башлана, гел генә хастаханә юлында йөреп булмый, әзерләнергә дә кирәк. Үзен шулай дип юатса да Илнурның күңелендә бераз шом да бар иде. Чирләп китмәде микән, бәла-казага юлыкмадымы
Хастаханәдән чыккач ул туп-туры институтка китте. Дәрес барган аудиторияне эзләп тапты да кинәт кенә килеп керергә кыймыйча, ишекне кысып кына ачып күзәтә башлады. Ләйлә Денис янынада утыра иде. Тегесенең бер кулы өстәл өстендә, икенчесе Ләйләнең ботын сыйпый. Кыз карышмый, канәгать елмаеп утыра.
Моны күргәч, егет бер мәлгә исәңгерәп торды. Чынлап шулаймы соң бу дигәндәй күзләрен ачып-йомып алды. Чынлап шулай икән Аның инде дәрескә керү теләге калмады. Бу хәлгә барыбер ышанасы килми иде. Егет өенә кайтырга ашыкмады, дәресләр беткәнен көтте. Денис белән Ләйлә кочаклашып бергә чыктылар да бай егетнең затлы машинасы янында туктап үбешеп алдылар. Аннан Ләйлә бик канәгать кыяфәт белән машинага кереп утырды. Кузгалып киттеләр Затлы машина кузгалып китте, ә Илнур култык таягы белән алар артыннан атлады.
Ул чактагы әрнүләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел инде. Хәтта исенә дә төшерәсе килми хәзер. Бөтен өмет-хыяллары, бөтен ышанычы, бар дөньясы челпәрәмә килде. Подъезд алдына кайтып җиткәч тә үзләренә керергә ашыкмады. Күрергә кирәк Ләйләне. Машина белән китереп куйдылар ич, ул инде күптән өендәдер.
О, Илнур, балакаем! дип каршылады аны Нәсимә апа, Исән-сау терелеп чыктыңмы? Маладис! Үзеңне сакла инде моннан ары.
Ләйлә өйдә түгел иде.
Соңгы вакытта бик күп куялар әле дәресләрне, дип акланды Нәсимә апа, Кайчагында караңгы төшкәнче укыталар. Көч-хәл белән кайтып егыла, балакаем. Сиңа да куып җитү авыр булыр инде. Ярар, бергәләп ерып чыгарсыз әле
Илнур Денисның кайда яшәгәнен белә иде. Шәһәр уртасындагы ике бүлмәле затлы фатир ул. Әти-әниләре газиз балаларының унсигез яше тулу уңаеннан бүләк иткәннәр. Мәйданы зур, ә өй җиһазлары үзләре бер фатир бәясе торырлык. Әй, бирсә биреп тә тора инде бәхетне ходай кайберәүләргә! Ә алар шуңа да канәгать булмыйча, башкаларның бердәнбер куанычын, юанычын тартып алалар
Илнур барлы-юклы акчасына такси алды да Денисларга китте. Тимер рәшәткәләр буйлап йөри торгач, адәм сыярлык бер тишек табып ишегалдына узды. Капкадан керергә ярамый, Дениска шалтыратачаклар, шунсыз үткәрмәячәкләр иде. Эчтән берәрсе чыкканын көтеп ишек төбендә озак кына басып торды. Эт ияртеп чыккан ханым читкәрәк китү белән тотканы эләктереп алды.
Сез кемгә? диде ханымның таләпчән тавышы, Әй, сезгә эндәшәм!
Илнур аңа игътибар биреп тормады. Ләкин хатынның:
Йөри шунда җыен әтрәк-әләм дип чәйнәнгәне колагын рәнҗетеп узып китте.
Бу йортның кемнәр өчен төзелгәне шундук күзгә ташланып тора иде. Коридор стеналары затлы кафель белән бизәлгән, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Кайдандыр хуш ис бөркелеп борынны иркәли. Илнурларның йорты түгел бу. Канализация, мәче сидеге тагын әллә нәрсәләр аңкытмый. Стеналарындагы фәлән ел элек буялган арзанлы буяу кубып төшмәгән. Лифт та шалтыр-былтыр килеп ачылмый. Затлы электроника кебек шым гына хәрәкәтләнә: "Рәхим итегез, мин сезнең хөкемдә!"
Ишекне Денис үзе ачты. Ул яланаягына тапочки кигән, өстенә озын халат ябынган иде. Илнурны күрүгә күзләре маңгаена менде, каш төпләре кызарып чыккандай тоелды. Илнур аны читкә этәрде дә эчкә узды. Ниндидер хәрәкәт барлыгын тоеп, туп туры йокы бүлмәсенә китте. Киң диваннан шуып төшкән ялангач гәүдә тиз генә алсу төстәге халат эченә кереп югалды, бер мизгелгә генә аның тулышкан күкрәкләре ялтлап калды.
Илнур, син ялгыш уйлый күрмә диде Ләйлә Һәм үз сүзләренең мәгънәсезлеген аңлап төртелеп калды, Илнур
Егет дәшмәде. Аның хәлен аңлатырлык сүзләр юк иде. Тик Ләйлә үзе һөҗүмгә күчте:
Илнур, без синең белән бәхетле булалмый идек диде ул үзенең хаклыгына үзе дә ышана барып, Гашыйкларга шалашта да оҗмах, дип яши торган дәвер түгел хәзер. Һәркем үз хәстәрен үзе күрергә тиеш. Үз киләчәген һәркем үзе төзи
Илнур кырт борылып чыгу ягына атлады. Һәм бүлмә уртасында катып торган Денисны күреп туктап калды. Баштанаяк күз йөгертеп алды. "Нәрсәсенә кызыккан бу моның?" дигән уй йөгереп үтте. Һәм шундук җавабы да кул күтәрде:"Байлыгына! Байлыгына!"
Илнур, гафу ит дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде, Илнур
Егет нәфрәтенә төнчыгып Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп идәнгә барып төште.
Илнур, нишлисең! Үтерәсең бит дигәне ишетелде Ләйләнең.
Илнур ишеккә атлады.
Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әлләни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыргаларының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмадылар ансы да бер юаныч иде.